Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Кишернең “свежийлыгын” бәрәңге кире кайтара

Кышын яшелчәләр, ничек кенә саклауга карамастан, җәйге кебек сусыл булмый. Шулай да аларга әлеге халәтне кире кайтарырга була.

Тирән савытка салкын су салыгыз. Туңдыргычта боз шакмаклары булса, аларны да өстәгез. Су салкынрак булган саен яхшырак. Шуннан соң суга кишер, чөгендер, шалкан, торма кебек тамыразыкны салып, алар янына чистартылган бер бәрәңге куегыз. Бозлы су крахмал тәэсирендә, ярты сәгать эчендә яшелчәләр түтәлдән яңа алынган кебек халәткә килер.

akcharlak.com фотосы

http://www.zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса