Кирпеч белән ташлана торган каракны тотканнар
Ул 29 яшьлек ир-ат булып чыккан.
Карак Спасс районының Болгар авылында яши. Казаннның полиция хезмәткәрләре тоткан ир-ат корбаннарын сайлап тормаган. 28 мартта аннан ике пенсионер зыян күргән. Карак башта Зорге урамында барган өлкән яшьтәге хатынның артына иярә һәм аның белән подъезддга керә. Шушында башына кирпеч белән сугып, 1 мең сум акчасы булган сумкасын эләктереп кача. Урлаган акчага аракы алгач, ул тагын баемакчы була: урамда таш алып чираттагы корбанын көтә. Пенсионер апа подъездына керү белән аңа да берничә тапкыр суга. Урланган сумкада кәрәзле теелфон, акча, ике банк картасы, аларның кодлары язылган кәгазь була. Карак банк карталарыннан 14 мең сум акчаны ала. Ир-ат беркайда да эшләми, элек тә хөкем ителгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia