Киләсе елдан Әлмәттә ОДН торак хезмәтләр эченә кертеләчәк
Әлмәткә Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин, Ринат Хәйров, Татарстанның дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов килде.
Алар һәм шәһәр прокуроры катнашында идарәче компанияләр, ТОСлар, йортлар буенча җаваплы итеп сайланган кешеләр белән киңәшмә дә уздырылды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин башта кунакларны кыскача гына шәһәр белән таныштырды. Бездә ел саен 155 мең квадрат метр торак төзелә. Шәһәрдә барлыгы 2 миллион квадрат метр торак мәйдан исәпләнә. 50 меңнән артык кешенең капиталь ремонт үткәрү нәтиҗәсендә торак шартларын яхшырту мөмкин булды.
- Торак йортларга элек бер дәүләт предприятиесе хезмәт күрсәтсә, хәзер бу эшне 22 идарәче компания һәм 17 торак милекчеләре ширкәте башкара, - диде Айрат Хәйруллин. - 100 дән артык лифтның файдалану вакыты чыкты. Быел 36 лифт ремонтланачак. Иң зур проблемабыз - чистарту корылмалары. Аңа капиталь ремонт уздыру, реконструкцияләү муниципалитетның да, республиканың да көченнән килми, федераль средстволар кирәк.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Гыйлемханов депутатларга торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы проблемаларны җиткерде. Сергей Крайнов та мәгълүматлары белән уртаклашты. Һәрбер идарәче компания һәм ТСЖ мәгълүматларны ачарга тиеш. Әмма Әлмәт районы буенча бары 29 ы гына таләпләрне үтәгән. Быел 5 һәм аннан да күбрәк йортка хезмәт күрсәтүче 8 ТСЖның вакытлары чыга, алар реорганизацияләнергә тиеш, диде Сергей Крайнов. Узган ел күзәтчелек органнарына халыктан 967 мөрәҗәгать кергән. Шуның 484 е ЖКХ белән бәйле. Быел 482 мөрәҗәгать булган.
Дәүләт Думасының торак-коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин Дәүләт Думасында әлеге тармак уңаеннан алып барылган эш, кабул ителгән законнар хакында сөйләде. Ул монда Ринат Хәйровның да тырышлыгын искәртте. 2017 ел азагына кадәр авария хәлендәге торакта яшәүчеләр күчереп бетереләчәк. Хәзер карый торган закон проекты идарәче компанияләргә таләпчәнлекне арттыра. 2017 елның 1 гыйнварыннан ОДН торак хезмәтләр җыелмасына күчерелә, диелде. Счетчиклар һәр фатирда булачак. Ә ОДН норматив буенча саналачак. Калганнары өчен УКлар җавап бирә. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләр белән яшәүчеләр арасында турыдан-туры килешүләр төзеләчәк. Киләсе елдан эшли башлаучы ГИС ЖКХ программасы барлык мәгълүматка да ия булачак. - Ринат Хәйров - Татарстанның чын патриоты. Оборона буенча комитетта булса да, без торак-коммуналь хуҗалык проблемаларын бергә хәл итәргә тырышабыз, - диде Александр Сидякин.
Ринат Хәйров очрашулар вакытында халыкның чыннан да ЖКХ темасына күп сорау бирүен билгеләп үтте. Әлмәтлеләр янына очрашуга Александр Сидякинны да ул чакырган булып чыкты. Ринат Шамилович депутат буларак, сорауларны чишәргә ярдәм итүдә тырышачагын әйтте.
Ахырдан депутатлар сорауларга җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia