Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Кибетче сатып алучылар паспортларыннан мәкерле файдаланган

43 яшьлек аяк киемнәре сатучысы кибеткә микрофинансирование хезмәтләреннән файдаланырга теләп мөрәҗәгать итүчеләрнең паспортларыннан кулланып кредит алган.

Чаллыда яшәүче кибетче корбаны булган 37 кешегә судка чакыру җибәрелгән. Сатучы кыска вакыт эчендә 800 мең сумлык кредит алган. Ул акчаның тиз арада ипотеканы каплау өчен кирәк булуын әйткән. Гаебен таныса да, сатучы зыян күрүчеләргә акча кайтара алмаган, чөнки барысын да тотып бетергән. Зыян күрүчеләргә кредитларын кайтаруны таләп итеп гел шалтыратып торалар. Ә берничәсе чит илгә чыгудан да мәхрүм калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса