Хуш, Тулеев!
Март ахыры Россиянең сәясәт күгендә яшенле болытлар туплануы белән хәтергә кереп калыр, мөгаен. Президент сайлавы уңаеннан фанфарлар кагылырга да өлгермәде, Россиянең эчке сәясәтен Волоколамск чүплегендә оешкан агулы газлар тончыктыра башлады. Элиталар әлеге проблемадан башны комга тыгып котылырга маташкан бер мәлдә, “Кышкы чия“ сәясәтнең тектоник плитәләрен нык кына селкетерлек тетрәнү бирде. Кузбасс фаҗигасе илдә вулкан атуга тиң шау-шу кубара язды. Сәясәт акулалары бу хәсрәтне Кремль аркасына кадалган пычак дип кабул иттеләр.
Гади халык та югалтуның эчке сәясәтнең аркау җепләре черү сәбәпле килеп чыкканын аңлау чигенә якынлашты. Буй җепләр ролен уйнарга тиешле вертикаль аркау җепләрдән башка гына берни дә майтара алмый. Моны Кремльдә үткән елда ук аңлап өлгергәннәр, байтак губернаторны кәнәфидән төшереп, урыннарына яшь технократлар билгеләп өлгергәннәр иде инде. Әмма “Кышкы чия“ янгыны буй җепләрнең берсен иң нечкә җирдән өзде: үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында шахтер бунтлары фонында сәясәт тәхетенә күтәрелгән Аман Тулеев җилкәсенә авып төште. Якындагы айларда һаваны җилләтү, сәяси климатны кыздыручы “парник газлары“ннан арындыру өчен, Кремльгә байтак тырышырга туры киләчәк. Пар чыгарырга тиешле клапаннарның тутыкканы, үз вазифаларын бик үк уңышлы үтәмәүләре күзгә ташлана.
Аман Тулеевның үз теләге белән отставкага китүе, Владимир Путинның отставканы ялынып тормый гына кабул итүе – ватык клапанны сиздерми генә алыштырырга тырышуның бер мисалы ул. Кремльдә инде болай да Кемерово арысланын хөрмәтләп лаеклы ялга озатырга җыенулары сер түгел иде. Сәүдә үзәгендә кинәт чыккан янгын Тулеев администрациясенең төбәк проблемаларын хәл итә алмаслык хәлдә зәгыйфьләнгәнен күрсәтте, легендар губернаторның соңгы еллар идарәсен тоташ сөремгә батырды. Югары рейтинглар, пропаганда дәрәҗәсенә күтәрелгән “халык мәхәббәте“нең бернигә дә тормавын, сәяси олимпта озак тоткарланырга ярамавын раслады.
Тулеевча бәхилләшү Россия тарихында тагын бер чор үтеп баруын искәртә. Идарәнең элекке ысулларының бүгенгә ярамавын, проблемаларны эфирдан пропаганда яңгыры койдыру белән генә хәл итеп булмавын дәлилли. Тарих аягында нык басып торган яңа сәясәтчеләр буынын таләп итә, шулар гына чишә алырлык авырлыклар белән сыный. Россиядә андыйлар табылырмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа