Җылы хатирә. Күрешүдән калган яктылык
15 октябрьдә үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Россия ислам институты һәм Чистай районы мөхтәсибәте белән берлектә Габделхак Саматов укулары уздыра. Шуны ишетеп, бер вакыйга искә төште.
...Йокы бүлмәсенең тәрәзәләре як-якка шәрран ачылып китте дә, ике канатын көчкә сыйдырып, тәрәзә төбемә аккош килеп кунды... Шул могҗизага гаҗәпләнеп уянып китеп, озак уйланып утырган идем мин ул чакта. Хәерем барып та ирештеме икән, дип.
Габделхак ага Саматов 30 ел элек Әлмәт, Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Татарстанның беренче мәдрәсәсен ачкан, шулай ук берничә ел «Нур» мәчетендә имам булып хезмәт иткән. Дини гаиләдә туып, күренекле дин эшлеклесе, татар мөселман дине дәвамчысы, шәригать өлкәсендә тирән белемгә ия булган, республиканың Баш казые дәрәҗәсенә күтәрелгән олуг галим ул.
Хәтерем ялгышмаса, 1989-1990 еллар кышы иде булса кирәк. Көн бик салкын иде. Минем Югары Советта депутат чак. Чираттагы - Татарстанның 11 нче чакырылыш Югары Советы сессиясе кичкә таба гына тәмамланды. Иптәшләрем - «Луч» совхозыннан бер депутат, «Алга» колхозыннан, «ГАРО» авторемонт предприятиесеннән, тагын район Советыннан берничә кеше иртәгә кайтырга булып кунакханәгә киттеләр. Ә мин... Казаннан кайтыр юлга чыктым. Сыер бозауларга калган иде.
Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ачы салкын җил кичкә таба кар көртләрен туздырып, өермә буранга әверелде. Каршы булгач, каршы инде, минем автобусым да ул чакта юл йөри торган бар адәмнең үзәгенә үткән «Саескан тавы»на хәтле генә килде дә, кире китте. Күз күреме ике метрлар чамасы. Автобустан паромга төшкәнче өс киемнәрен бер кат кар каплап та өлгерде. Менә кузгалам, менә кузгалам дип төтеннәрен чыгарып үкереп торган паромга соңгы кеше булып йөгереп кердем. Паром эче шыгрым тулы машина. Ары сугылдым, бире кагылдым, әмма буш урын булып, мине утыртучы табылмады.
Юл йөрегән, нужа тарткан кеше беләдер, паромнан чыккач, берәр нәрсә булыр әле дигәнче, бөтен өмет шунда - утырсаң гына кайтасың. Никләр генә чыктым икән инде, шунда катып үләселәрем микән, дип әллә нинди авыр уйларга чумып, аптырап, ышык урынга барып постым. Салкын җил үзәккә үтте, соң дәрәҗәдә туңдым.
Ни күрим, янымда гына бер УАЗ машинасының ишеге ачылып китте дә, Габделхак абый Саматов килеп чыкты. Күзәтәм. Арткы урындыктан сузылып бер китап алды, янә ишеген ябып кереп утырды. Бөтен өметем шунда иде, район Советы сессияләрендә еш күреп мин аны танып белә идем, шуңа да барып эндәшергә батырчылыгым җиткән, күрәсең. Барып машина тәрәзәсен шакып, Габделхак абыйга сүз куштым.
- Габделхак абый, хәерле кичләр булсын! Сез мине Чистайга хәтле утыртып кайтыгыз әле? Бер буш машина таба алмадым.
Ул урыныннан җәһәт кенә сикереп төште дә:
- Һэээй, бөтенләй туңгансың бит! – диде, минем куырылган йөземә карап. – Хәзер, сеңелем, бер тамчы гына көтеп торсаң, урын табабыз аны!
Кузовны тутырып өеп куйган китап әрҗәләрен кайсын кая төртеп, миңа кул яулыгы хәтле генә урын да ясалды. И, ул машинаның җылылыклары. Чистайга кайтып кергәндә май кебек эрегән, яшиселәр килеп киткән иде инде...
Юлда дога укытып караганы, минем аңа «без әби белән үстек дип, «Әлхәм», «Колхуалла»ларны (кызганыч, ул чакта бөтен белгән шул иде) укыганымны хәтерлим.
...Вахит чаты борылышында туктатып төштем дә, машина ишеген ачып, Габделхак абыйга юл хакы суздым.
- Юк-юк! Исән-сау йөре, балакай! Болай кичкә калма башка вакытта. Ә акчаңны кесәңә тыгып куй, яме! - диде.
Мин ул яба башлаган ишекне тартып ача төштем дә:
- Габделхак абый, мәчеткә салырсыз, алыгыз инде!? - дип янә суздым. Һич кенә дә чигенергә уйламавымны белепме:
- Исемең ничек, кем кызы икәнеңне дә әйтсәң, мәчеткә салырбыз! - дип хәеремне алды.
Машинаны дөмбәчләп тутырып, Коръән китаплары алып кайта иде алар. Татар халкының күренекле дини тәгълиматчысы, Татарстанның беренче казые, ХХ гасыр азагы - ХХI гасыр башының күренекле дин әһеле Габделхак Габделгата улы Саматов турында ишеткәч тә күңелдә бер горурлык тоеп яшим. Күреп беләм!
Ә ул чакта, шул ук төндә төшемә кереп тәрәзә төбемә кунган аккошны мин дин юлы дип юрадым.
Шундый бер җиңеллек белән шул ук кичне Сарсазга да кайтып җиттем әле мин. Сыерыбыз бер атнадан соң гына бозаулады.
Хөрмәткә лаеклы Габделхак хәзрәт Саматов укулары идеясен кертүче кеше – республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка Аллаһының рәхмәтләре булсын! Мөселман кардәшләребез өчен динебезгә багышланган бик күп китаплар, хезмәтләр авторы, үзенең вәгазьләре белән кешеләрне әсир иткән, үзеннән соң тулы бер буын мактаулы дин әһелләре, шәкертләр калдырган, иң авыр елларда да динебез дип җаны-тәне белән янып яшәгән, изге күңелле Габделхак хәзрәт Саматовның урыны җәннәт түрләрендә булсын! Искә алуыбыз мөгаллимнең рухына дога булып барып ирешсә иде, амин!
Миңзифа Әхмәтшина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа