«Халык синоптигы”: ноябрь аномаль җылы булды, ике-өч көннән кыш җитә, чын суыклар гыйнварда”
Чаллыда яшәүче синоптик Юлий Бубнов декабрьнең 7 сеннән көннәрнең суытуын, ә икенче декадада исә, термометр баганасы 35 градуска кадәр төшүен фаразлый. 15-18 декабрьдә, өйдән дә чыкмый ята торган көннәр киләчәк – температураның –40ка кадәр төшүе ихтимал.
“Татар-информ” хәбәрчесе бу уңайдан “халык синоптигы” - Балтач районы Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев белән элемтәгә керде һәм аның да фаразын сорады
– Декабрьдә кыска вакытлы суыклар булып ала, - дип башлады ул сүзен. – Барысы да табигатьнең саташуы белән бәйле. Җәй ике атнага соңга калды бит, кыш та шуның үчен алып, үз срогын тутыра. 15 ноябрьдән инде әкренләп кар төшә башларга тиеш иде. Игътибар иткән булсагыз, октябрь ахырында бер ике көн – 10 градуска кадәр төшеп алды да, кинәт җылытты.
Декабрьдә артык, тоташ суыклар булмый. Башларында азрак суытып ала. Аннары табигатьнең “агач сагызы чыгару” дигән чоры бар. Ягъни, җылытып, агачларны котыртып ала. Менә шул чор керәчәк. Менә шуннан соң бер атнага сузылган суыклар булыр.
Әмир абый сүзләренчә, шушы арада, 2-3 көн эчендә кар төшәчәк.
– Вакыты күптән җитте инде аның, чия дә яфрагын коеп бетерде. 24еннән җил төньякка борылды. Бу – кышның башы. Быел кыш матур, аяз һава торышы белән башланмый. Көн ямьсез, җилле булыр. Кинәт суытып җибәргәч, басым аермасы зур була, шуңа көчле җилләр. Былтыр да кышка керер алдыннан көн бозылып, бозлы яңгыр яуган иде. Әмма быел алай ук бозлы яңгыр булмас, тик бозлавык булачак.
Әмир абый декабрьнең суык булуын да кире какмый. Әмма салкыннар бүленәчәк. Аның күзәтүләреннән чыгып карасак, декабрьнең башында бер-ике көнлек суык һәм 10-20 декабрь арасында озынрак салкыннар булачак.
– Шулай да зәмһәрир суыклар – 19 гыйнвар – Крещениедан соң башлана. Менә анысы мартның уртасына кадәр җитә. Киләсе елга март быелгы кебек җылы булмас, – ди ул.
Әмир Шәрәфиев быелгы ноябрьдә аномаль җылы булды, дип саный.
– Норма буенча бу айда -4-6 градус суык булырга тиеш. Ә быел айның беренче яртысында нормага – 0,5, икенче яртысында 1,5 градуска тулмады. Ә бу вакытка инде ике буран булырга тиеш иде. Шулай да, без әле 25еннән соң буран дулавына өметләнәбез, – ди синоптик. – Менә шуннан соң, синоптик кыш та, календарь кыш та башлана. Быел “позняя осень” белән “глубокая осень” кушылып, ике атнага озаграк булды.
“Халык синоптигы” фикеренчә, җәйгә фараз ясарга әле иртәрәк. Төп фаразларны көннәр кыскарып туктагач, 22 декабрьдән соң белеп була. Шулай да Әмир Шәрәфиев киләсе җәйгә зур өметләр баглый, ул быелгы кебек Питрау үткәч башланырга тиеш түгел.
Белешмә:
Әмир Шәрәфиев 1978 елдан бирле һава торышын, табигать күзәтүләрен теркәп бара. Һәр көн саен уртача һава температурасын исәпләп чыгарып, һава тирбәлешләренең нормага сыешу яки артуын тикшерә. Ул – белеме буенча георграфия укытучысы, Казан дәүләт педагогия иснтитутының география факультетын тәмамлаган.
Әмир абый безгә быел язның артык җылы булуын да, җәйнең соңга калуын да әйткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа