Кемдер озын яллар көтә, кемдер каникуллар...
Мәктәп укучылары өзелеп кышкы каникулларны көтсә, өлкәннәр Яңа ел ялларының тизрәк җитүен телиләр. Быел каникуллар 26 декабрьдә башлана 9 гыйнварда укырга барасы. Ә инде эш кешеләре өчен 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял.
1 гыйнвар Яңа ел бәйрәме һәм якшәмбе көн булса да Татарстанда кабул ителгән канун буенча ул башка вакытка күчерелми. Россиянең башка төбәкләрендә аны 24 февраль җомгага күчерәләр.Шулай ук 7 гыйнвар -Раштуа көнен дә күчермиләр, күрше регионнарда аның өчен 8 майда ял итәчәкләр. Менә шулай, эшләп ачыла күңел! Иң мөһиме сәламәт булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа