Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелләр сафланды

25 октябрь көнне шәһәр һәм район мөселманнары иң кадерле һәм изге бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп үтте.

Мәгълүм булганча, бу көн Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән бәйрәм итеп игълан ителде. Изге гамәлләр, корбан чалу һәм мохтаҗларга ярдәм итү мөэмин мөселманнарның күңелләрен сафландыра һәм әлеге бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер бирә. Мөселманнар изге гамәлләр кылу, фәкыйрьлектә гомер кичерүчеләргә ярдәм итү өчен берләшә. Ихластан игелеклелек һәм шәфкатьлелек күрсәтү - Корбан бәйрәменең нигезе шуннан гыйбарәт.
Бу көнне Әлмәт районының барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары узды. Үзәк мәчеттә мөселманнарга сәламләү сүзләре белән Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Мәҗит Салихов мөэмин мөселманнарны көтеп алынган Корбан бәйрәме белән тәбрик итте. Ул безнең районда һәм шәһәрдә ислам гореф-гадәтләренә - әби-бабаларыбызның рухи мирасына зур игътибар бирелүен искәртте. Дин тоту өчен барлык шартлар тудырылган. Бүген шәһәрдә һәм районда 36 мәчет, ир-атлар һәм хатын-кыз мәдрәсәләре эшли. Безнең район балалар өчен җәйге ислам лагерьлары оештыру буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Ел саен яңа мәчетләр саны арта бара.
Бәйрәм намазыннан соң теләкләре булган корбан чалу йоласына кереште. "Татнефть" ААҖ, муниципалитет, предприятиеләр җитәкчелеге кайгыртучанлыгы һәм тырышлыгы белән корбан чалуны шәһәр мәйданына илтә торган юл янында махсус җиһазландырылган мәйданда уздыру күркәм традициягә әйләнде. Корбан чалу өчен безнең республика районнарыннан 1180 сарык китерелде. Аларның барысына да ветеринария контроле үткәрелгән. "АПОПАТ" ААҖ Үзәк мәчеттән әлеге урынга бару өчен пассажирлар автотранспорты белән тәэмин итте.
Э.Хәсәншина
дини һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә секторы

М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250