Көчле җил һәм яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 сентябрьгә төньяк-көнчыгыш тарафтан көчле җил исүе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-18 метр тизлеккә җитә.
Республиканың көнчыгыш районнарында көчле яңгыр яву ихтималы зур.
Һава температурасы төнлә - 8-13, көндез 13-18 градус җылы булачак. Төньяк-көнчыгыш районнарында - иң салкыны, ә иң җылы һава температурасы көньяк-көнбатыш төбәкләрдә булыр дип фараз кылына.
3 сентябрьгә каршы төндә күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Һава температурасы - 7-12 градус җылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа