“Казанский” банк 30 мең сум бирә
"РОСТ БАНК" ААҖнең "Казанский" филиалында клиентларга акчаларын 2 декабрьдән атнасына 30 мең сум гына бирә башладылар. Бу хакта приказ да чыгарылган.
Әлеге әмер барлык офисларга да кагыла, дип хәбәр итә tatcenter.ru.
Татарстанда "РОСТ БАНК"ның берничә филиалы бар. Болар Казанда, Яшел Үзәндә, Яр Чаллыда һәм безнең Әлмәттә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа