Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда Универсиада уздырудан икътисади файда 10,8 млрд. сум тәшкил иткән

Казанда Универсиада уздырудан икътисади файда 10,8 млрд. сум тәшкил иткән.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта журналистларга "Казан-2013" башкарма дирекциясе" генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.

Аның сүзләренчә, Бөтендөнья уеннарының төбәк һәм шәһәр үсешенә тәэсире нәтиҗәләре махсус рәвештә тикшерелгән. Тикшерүләр, Универсиада уздырганнан соң, Казан икътисады өчен икътисади файданы бәяләүне күз алдында тота.

Тикшерү ике критерий буенча башкарылган: турыдан-туры икътисади файда һәм турыдан-туры булмаган икътисади файда. Турыдан-туры икътисади файда чарада катнашучыларга товар һәм хезмәт сатучы предприятиеләрнең сәүдә өлкәсендәге үзгәрешләрен күрсәтә. Турыдан-туры булмаган икътисади файда - чараны уздыру оешмасы өчен теге яки бу хезмәтләрне китерү белән бәйле тармакларда сату күләме үзгәреше.

Азат Кадыйров белдергәнчә, барлыгы икътисади файда 10,8 млрд.сум күләмендә бәяләнгән, шул исәптән туры икътисади файда - 6,2 млрд.сум (кунакханә һәм рестораннар - 2 млрд.сум, профессиональ хезмәтләр өлкәсендәге оешмалар - 2,8 млрд.сум, ваклап сату - 0,3 млрд.сум һ.б.) һәм турыдан-туры булмаган икътисади файда - 4,6 млрд.сум (коммуналь, энергетик чыганаклар белән тәэмин итүчеләре, күпләп сату, машина җиһазларын арендалау).

Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, икътисади файдадан тыш, шәһәр башка икътисади һәм социаль файда алды. Кыска вакыт эчендә 23 шәһәр юлы, 11 юл чишелеше, 41 җәяүле юлы, 7 урам төзелде.


"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250