Җәмгыять
Казанда “Ата-аналар кубогы” на хоккей ярышы узды.
Балык Бистәсенең "Дельфин" комплексы янәшәсендәге шугалак йөзләгән хоккей сөючеләрне үзенә җыйды.
Биредә "Ата-аналар кубогы"на яшүсмерләр арасында хоккей ярышы узды. Ярыш алтынчы тапкыр оештырыла. Һәм аның популярлыгы елдан-ел үсә бара. Быел көч сынауларда 8 команда катнашты. Кубокка "Дельфин" командасы лаек булды. Әлеге команда белән финалга чыккан ямашлылар икенче урын белән канәгатьләнделәр.
Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса