Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан юлларына таксиның яңа төре - электромобильләр чыга

"Российская газета" хәбәр итүенчә, Россия шәһәрләрендә таксиның яңа төре электромобильләр пәйда булачак.

Россия Транспорт министрлыгы әлеге проектны башта Казан һәм Калининград шәһәрләрендә сынап карарга уйлый. Белгеч Владимир Котляренко әйтүенчә, сүз федераль программа хакында бара. Тәҗрибә БМО белән берлектә табигатькә салынган зыян күләмен киметүгә юнәлтелгән проект кысаларында алып барылачак.

Киләсе алты елда Мәскәүдә генә дә 1меңгә якын электр заправкалары сафка бастыру күздә тотыла. Тик федераль трассаларда электр заправкалары мәсьәләсе җайга салынмый торып, мондый төр транспортка сорау артык зур булырмы икән, дип шикләнә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250