Казан "WorldSkills" эшче һөнәрләре милли чемпионатына әзерләнә
16 майдан 20 майга кадәр "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә "WorldSkills" эшче һөнәрләре милли чемпионаты узачак.
500дән артык егет-кыз үз һөнәрләрен иң яхшы белүдә көч сынашачак.
WorldSkills International (WSI) - ул эшче һөнәрләрне таныту, һөнәри әзерлекнең статусын һәм стандартларын күтәрү максатыннан алып барылган халыкара хәрәкәт. Шулай ук "WorldSkills" үз өлкәләрендә илебезнең иң яхшылары дип табылган белгечләрнең мастер-классларында була алу мөмкинлеге бирә.
Мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентларына эшче һөнәрләр чемпионнарын күрү, үзләре өчен тәҗрибә һәм яңа нәрсәләргә өйрәнә алу өчен бу менә дигән мөмкинлек булачак!
http://mon.tatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа