Реклама
Хөкүмәт йортында узган брифинг барышында ТР туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова хәбәр иткәнчә, быел башкалабыз кунакларын иң кызыксындырган урын Казан Кремле икән.
Быел Казан кунакларына барлыгы 12 программа әзерләнгән. «Эрмитаж-Казан» үзәге Яңа ел күргәзмәсе ишекләрен ачкан. Биредә үк интерактив программа да эшли. Ислам мәдәнияте музеенда "Тылсымлы кәрван" һәм башка кызыклы күргәзмәләр эшләнгән.
Изге Болгар җире дә яңа елда кунакларын кабул итәргә әзер. Моннан инде мең ярымнан артык кеше файдаланган да.
Моннан тыш тарихи яктан кызыклы булган Алабуга һәм Чистай музейларында да туристлар өчен кышкы программалар әзер, ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+