Казан хастаханәсендә ангинадан дәваланган 16 яшьлек кызның гомере өзелгән
Татарстанда хастаханәдә яшүсмер үлү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Казанның бер хастаханәсенә ангина белән 16 яшьлек кыз китерелгән. Пациентка укол ясалган һәм бераздан ул үлгән.
Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе органнары тарафыннан РФ ҖК 109 нчы маддәсенең 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган ("Үзенең һөнәри вәкаләтләрен тиешле дәрәҗәдә башкармау нәтиҗәсендә, саксыз эш итеп үлемгә китерү").
Башлангыч фараз буенча, кыз анафилактик шок (кинәт кискен аллергик реакция) нәтиҗәсендә җан биргән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең барлык сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү чаралары уздырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа