Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Казан – финалда: Президент тавыш бирергә чакырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге шәхси битендә Россия Үзәк банкы чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларга символлар сайлау бәйгесенең финалында Казанга ярдәм итәргә чакырды.

"Казан финалчылар арасында! Татарстан башкаласына ярдәм итик! #200Казан" - дип язган һәм бүген тавыш бирү башланачак твоя-россия.рф сайтына сылтама беркеткән Президент. Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Казан Кремле һәм Казан федераль университеты өчен актив рәвештә тавыш бирергә чакырып, "Казань на 200 рублей" инициатив төркеме чыгыш ясаган иде.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса