Кайсыгыз бәхетлерәк? (ТЕСТ)
Мөнәсәбәтләрне ачыкларга ярдәм итә торган тест тәкъдим итәбез. Моның өчен сезгә бирелгән рәсемнәрдән иң бәхетле парны сайлап алырга кирәк. Сезнең уегызча, ул кайсы?

Беренче пар:
Кыз кеше үзенең сөйгәненнән канәгать. Кеше фикерләренә колак салмый, үз йөрәген генә тыңлый. Егет кеше исә, мөнәсәбәтләр өстендә эшләргә кирәк дигән фикерне алга сөрүчеләр рәтендә. Сезнең мөнәсәбәтләрнең девизы: "Бер-береңә карата ачык булу".
Икенче пар:
Һәр уңышлы ир-ат артында бөек хатын-кыз тора. Бу әйтем -сезнең турында. Гүзәл зат һәрвакыт сөйгәнен канатландыра, ул игътибар итәргә тиешле мөһим әйберләргә басым ясап, алга барырга юл күрсәтеп тора.
Өченче пар:
Сезнең мөнәсәбәтләрдә ир-егет - лидер, күп вакыт җаваплылыкны үз өстенә ала. Шулай ук тиз кызучан, ләкин кызның тыныч холкы, барысын да җайга салып, ике арада тынычлык урнаштырып тора.
Дүртенче пар:
Ир-егетнең ышанычлы итеп кочаклавы сезне күп күңелсезлекләрдән сакларга әзер торуы турында сөйли. Хөрмәт һәм ышанычка корылган мөнәсәбәтегезгә карап көнләшергә була хәтта.
Бишенче пар:
Сез бик матур пар. Бер-берегез белән булганда чын ләззәт кичерәсез.
Алтынчы пар:
Сез хисләрегез белән бер-берегезгә бәйләнмисез, кеше алдында да артык күрсәтергә яратмыйсыз. Шәхси чикне узмыйча, кызыксынуларыгызны хөрмәт итә беләсез. Күңелдә икегез дә романтик.
Җиденче пар:
Сезнең бергә төшкән фотоларыгыз күп. Хисләрегезне кеше алдына чыгарудан курыкмыйсыз. Дусларыгыз сезне бик матур пар дип саный. Кызыксынуларыгыз күп булганга, икегез генә калганда да күңелсез түгел.
Автор: Нәзилә Хуҗина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа