"Соңгы кыңгырау" көнне алкоголь сату тыела
Иртәгә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлый.
Шәһәр күләмендә оештырылучы бәйрәмнәрне искә алып һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау, җәмәгать урыннарында тәртип булдыру максатыннан 25 май - «Соңгы кыңгырау» бәйрәме һәм 23-25 июнь - чыгарылыш кичәләре көнне сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сату тыела. Бу хакта башкарма комитет боерык бирде. Аның нигезендә 5 июнь - Сабантуй көнне дә исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итү тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа