Кассирны куркытып, 1,6 миллион сум акча урлаган
Җәмгыять

Кассирны куркытып, 1,6 миллион сум акча урлаган

Бер ир-ат кассирга пистолет белән янап, банк баскан.

Яр Чаллыдагы банктан ул шулай итеп 1,6 миллион сум акча урлаган. Барысы да 15 минут эчендә эшләнә. Әлегә каракны тотмаганнар. Аны 1 миллион сумга кадәр штраф һәм 8 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү көтә.