Кара реклама кемгә кирәк?
"Халык контроле"нә әлмәтлеләрдән кергән мөрәҗәгатьләр буенча чаралар күрмәүче служба җитәкчеләрен кара реклама көтә - аларның исемнәре матбугат чараларында бастырылачак. Район башлыгы шундый карарга килде.
Бүген "Халык контроле"нә әлмәтлеләрдән барлыгы 278 мөрәҗәгать кергән. Аларның 127 буенча чаралар күрелгән, 45 е буенча эш алып барыла, 68 е планга кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа