"Мартның беренче яртысындагы аномаль җылылардан соң, һава торышы янә кышкы сценарий буенча үзгәрә башлады. Башта сизелерлек суытты. Ә хәзер Кара һәм Урта диңгез тирәсеннән көньяк-көнбатыш циклон чыгу, аларның фронталь бүлекләре узу сәбәпле кар, юеш кар күзәтелә, температура акрынлап нульгә якынлаша", - дигән ул.
25 мартта һава температурамы төнлә - 2-7, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкынайта. Көндез - 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булыр, дип көтелә.
Шимбә, 26 мартта, төнлә - 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, көндез - 2-7 градус җылы булачак.