Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадрларны үзебез әзерлибез

Быелдан башлап Әлмәттә җирле уку йорты базасында авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли башлаячаклар. Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов шундый инициатива белән чыктылар.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында югары белем базасында агроном һәм агроинженер белгечлекләре буенча ике төркем ачылачак. Шулай ук урта һөнәри белем бирү базасында агрономия һәм авыл хуҗалыгы механизациясе белгечлекләре буенча да ике төркем ачу планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге төркемнәрдә 29 кеше укырга теләк белдергән.

Район башлыгы Мәҗит Салихов 19 июньдә булачак абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре белән очрашты. Чарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извиль Габдрәкыйпов, АГИМС ректоры Ильяс Сәлахов, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә катнашты.

Булачак студентларны сәламләп, Мәҗит Хаҗипович хәзерге вакытта Әлмәт районы авыл хуҗалыкларында 51 белгечкә ихтыяҗ булуын җиткерде. Болар - агрономнар, инженерлар, ветеринария табиблары. Казандагы югары уку йортларына укырга киткән яшьләр нигездә кабаттан туган якларына кайтмый, башкалада төпләнеп калырга тырыша. Шуңа күрә район хуҗалыклары өчен белгечләрне үзебездә генә әзерләү карар ителгән.

Район башлыгы институтның әлеге белгечлекләр буенча укытырга лицензия алуын, укыту программаларының раслануы хәбәр итте. Әлмәт районы студентлары бушлай укыячак. Булган бөтен чыгымны министрлык һәм җирле бюджет үз өстенә ала. Студентларга укырга юллама биргән авыл хуҗалыгы предприятиеләре стипендия түләячәк. Аларның барысы да тулай торак белән тәэмин ителәчәк.

"Без сезнең өчен бөтен шартларны тудырабыз, безнең таләп - уку тәмамланганнан соң сез юллама бирелгән хуҗалыкларга кайтарга тиеш буласыз", - дип кисәтте Мәҗит Хаҗипович. Ул шулай ук башка районнарның да бу төркемнәргә үзләренең студентларын җибәрергә теләк белдерүен билгеләп үтте.

М.Х.Салихов абитуриентларга авыл хуҗалыгындагы яшь белгечләргә ярдәм итүгә йөз тоткан дәүләт программалары турында да сөйләде. Белгәнебезчә, алар - яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, бертапкыр бирелә торган түләү, эш хакына ай саен өстәмә түләүләр каралган программалар.

АГИМС ректоры Ильяс Сәлахов укытуның теоретик өлешенең институт базасында, ә практик өлешнең авыл хуҗалыкларында узачагын җиткерде. Киләчәктә башка белгечлекләр буенча да төркемнәр ачу күздә тотыла.

Л.Сибгатуллина.

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250