Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадерле укучылар һәм укытучылар, студентлар! Хөрмәтле ата-аналар!

Сезне Белем бәйрәме һәм яңа уку елы белән ихлас котлыйбыз!

Беренче сентябрь - гүзәл бәйрәм! Аңа битараф булган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен! Әлмәтнең меңләгән беренче сыйныф укучысы һәм беренче курс студенты өчен бу көнне тәүге кыңгырау чыңлаячак, алар өчен кызыклы очрашулар һәм гаҗәеп ачышлар тулы яңа тормыш этабы башлана. Чыгарылыш сыйныфлары исә һөнәр сайлауда билгеләүче елга аяк баса. Укучыларын белем йорты бусагасында каршылаучы педагоглар өчен дә бу тантаналы һәм дулкынландыргыч көн.

Борынгыларның "Уку - белем болагы, белем - гомер чырагы" дигән зирәк фикере бүген дә актуаль, белем - уңышлы карьера һәм уңайлы тормыш өчен нигез. Технологияләр үзләштерү дәрәҗәсе, фәнгә нигезләнгән тармакларның үсеше, инновацион алымнар - өзлексез белем эстәү һәм һөнәри тәҗрибәне камилләштерүне таләп итә.

Нефтьчеләр, төзүчеләр, завод хезмәткәрләре тырышлыгы һәм педагоглар бергәлегенең актив позициясе бәрабәренә Әлмәт муниципаль районында сыйфатлы белем бирү өчен шартлар тудырылган: уку процессында заманча технологияләр һәм инновацион проектлар кулланыла, мәгариф учреждениеләренең матди базасы ныгый, укытучыларның яшәеш дәрәҗәсе дә елдан-ел яхшыра.

Бәйрәм көнендә яшь буынга гыйлем дөньясына мавыктыргыч сәяхәт, укытучыларга, педагогларга һәм тәрбиячеләргә оптимизм һәм сәламәтлек, ата-аналарга зирәклек һәм түземлелек телибез. Бу уку елы һәммәгез өчен дә яңа үрләргә башлангыч нокта булсын! Белем көне белән!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250