Җәмгыять

Мошенниклар кармагына эләккәннәр

Бу атнада ике әлмәтле кабат кырыгалдарлар ятмәсенә эләкте, дип хәбәр итә Әлмәт полиция бүлеге.

Янәсе банк карталарын кабаттан гамәлгә кертү өчен дип алар түләү терминаллары, банкомат һәм интернет аша мошенниклар хисабына 35 мең сум акча күчерә. Беренче очракта банк хисабында 10 мең сум акчасы калган ханым картасын разблокировкалау өчен дип "ят кесәгә" 20 мең сум күчерә. Татарстан эчке эшләр министрлыгы тагын бер тапкыр кисәтә: таныш түгел кешеләр тарафыннан әйтелгән һәр мәгълүматны ныклап тикшерегез. Билгесез кешеләр инструкцияләре буенча акча күчермәү зарур. Ят затларны фатирыгызга кертмәү хәерле, кергәннәр икән, аларны караусыз калдырмагыз. Исегездә тотыгыз: шәхси уяулык һәм игътибарлык кына сезне кырыгалдарлар ялганыннан саклый ала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Мошенниклар кармагына эләккәннәр
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять