Реклама
Бүген кәҗә приюты ачкан фермерның фермасында хуҗасыз калган 15 кәҗә исәпләнә.
Югары Ослан районы фермеры Мурат Сираҗин кәҗәләрен асрый алмаган һәм шул ук вакытта аларны суярга куллары күтәрелмәгән өлкән кешеләргә ярдәмгә килгән. Фермерга кәҗәләр төрле юллар белән эләгә икән. Кайберләрен өлкәннәрнең күршеләре яки танышлары китерә. Кайчакларда кәҗә хуҗалары шалтыратып, хайваннарын ышанычлы кулга тапшырырга теләүләрен әйтә. Бу очракта фермер аларны үзе барып ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+