Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә «Җилкәнле өмет» фестивале узды

Моннан өч ел элек төбәгебездә тагын бер искиткеч проект эшли башлаган иде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга канат куючы, аларның сәхнәгә күтәрүче, «СМП-Нефтегаз» АҖ каршында төзелгән «Яз» Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган «Җилкәнле өмет» фестивале менә быел да күпме кешегә шатлык өләште.

12 майда «Иске Әлмәт» Мәдәният йорты янәдән «Җилкәнле өмет» фестиваленә килүчеләрнең сөенечле авазларыннан яңгырап торды. Фойеда кунакларны аларның кул эшләреннән төзелгән күргәзмә каршы алды. Балаларның талантына искитәрлек. Кеше нинди генә халәттә булса да - авырумы ул, таза-саумы - анда нәрсәгә дә булса сәләт бар икән, ул барыбер шытып чыга. Бары тик аны күрә белергә, вакытында ярдәм итәргә кирәк. Төрле рәсемнәр, агачтан, бәйләп, чигеп ясалган әйберләргә күпме җан җылысы бирелгән, фантазия эшкә җигелгән.


- Кул эшләре бик күп. Бу сөендерә, әлбәттә. Алар абстрактлы түгел, соңыннан кулланырга, бүләк итәргә дә мөмкин булган әйберләр, - диде 3 ел инде фестивальнең жюри әгъзасы булган рәссам Вера Бушурова. - Эшләрнең зәвыклы була баруы да яхшы. Балалар белән тәҗрибәле укытучылар шөгыльләнүе сизелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга запаста нинди дә булса шөгыль булуы мөһим. Күргәзмә күзне иркәли.
Фестивальнең «Җилкәнле өмет» дип аталуы юкка түгел. Кешене өмет яшәтә, талантыңны бәяләүләре канат-җилкән куя. Бәйгедә катнашучылар саны да бәлки шуңа елдан-ел арта барадыр. Ике ел рәттән Әлмәт, Тукай, Зәй районыннан гына килсәләр, бу юлы фестиваль финалында аларга өстәп Азнакай, Лениногорск, Бөгелмәдән җыелган балалар да чыгыш ясады. Узган ел Бөгелмә районы балалары фестивальдә тамашачы буларак кына катнашкан иде. Быел исә көч-сәләтләрен сынап карарга, мәртәбәле жюри, тамашачылар хөкеменә куярга булган.
Финалда катнашучыларны һәм кунакларны «Яз» Татарстан төбәк иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе Азат Вәлиев сәламләде. Ул балаларга уңышлар теләде, аларның талантларының елдан-ел камилләшә баруын, ә фестивальнең яңа исемнәр ачуын билгеләп үтте.
- Сезгә зур уңыш елмайган. Җилкән ныклы нигездә, кайгыртучан кул астында урнашкан. «СМП-Нефтегаз» компаниясе изге эшкә - талантыгызны үстерүгә, аның нәтиҗәләрен күркәм итүгә алынган. Рәхмәт аларга, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова.
Фестивальдә җидедән унсигез яшькә кадәрге 210 нан артык бала чыгыш ясады. Быел «Декоратив-гамәли иҗат», «Сәнгать иҗаты», үз эченә вокал, хореография, нәфис сүз, музыка уен коралларында уйнауны алган «Башкару осталыгы» номинацияләре янына Экология елы булуы да игътибарга алынып, тагын берәү өстәлгән. «ЭКО-мода» номинациясендә балаларның табигать материалларыннан ясалган костюмнарына бәя бирелде.
Тормыш беркемгә дә җиңел түгел. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә аеруча авыр. Шулай булса да, алар төшенкелеккә бирелми, актив тормыш белән яшәргә тырыша, күбебезгә үрнәк булып тора.


- Мондый фестивальләр тәрбияви әһәмиякә дә ия. Әлеге балаларның кул эшләренә, чыгышларына карап, нинди генә авырлыкларга юлыксаң да каушап калмау, һәр нәрсәдән яхшылык кына эзләү кирәклеген аңлыйсың. Тормышта һәрвакыт күңелле мизгелләр дә, авыр очркларны хәл итү юллары да бар, - диде укучы-волонтерлар белән килгән 4 нче мәктәп директоры Илшат Яруллин.
Финал булган көнне балаларның укытучылары һәм әти-әниләре белән дә аралаштык. Алар бертавыштан шушындый изге чараны булдырган «СМП-Нефтегаз» АҖгә һәм аның генераль директоры киңәшчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаровка, фестивальне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр, аның югары дәрәҗәдә үтүен, һәркемне кунакчыллык белән каршы алуларын җылы сүзләре белән билгеләп үттеләр. Фестиваль сәхнәдә чыгыш ясау белән белән генә түгел, күңелле сәяхәтләре белән дә хәтердә озакка уелып калыр, мөгаен. Шәһәр паркына оештырылган сәяхәт, таганнарда атыну, «Алсу»оек-оекбаш фабрикасына экскурсия балалары өчен тагын бер зур бүләк булды. Фестиваль аларга яңа дуслар табарга да мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса