Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге Рамазан аенда бергәләп гыйбадәт кылу өчен республикабызга Төркиядән Коръән-Хафизлар килде

Әлмәтнең Үзәк мәчетенә килгән кунагыбыз Мөхәммәд Озтурк исемле. Ул Кутахъя каласында туган, Кастамон дигән шәһәрдә имамнарның белем дәрәҗәсен күтәрү үзәге директоры булып эшли.

Әңгәмә барышында менә нәрсә ачыкланды: Мөхәммәд хәзрәт милләте буенча төрек түгел, ә татар икән. Өстәвенә якташыбыз да булып чыкты әле ул. Татар телен яхшы белә. Үзе әйтүенә караганда, Төркиядә алар гаиләсендә ата-анасы гел туган телләрендә аралашалар икән.

Мөхәммәт хәзрәтнең борынгы бабалары хәзерге Лениногорск районының Сарабиккол авылында гомер кичергән. Дин тоту белән бәйле кыенлыкларга, эзәрлекләү-җәберләүләргә түзә алмыйча XIX гасырда Төркиягә күчеп китәргә мәҗбүр булганнар.

Нәсел-нәсәбенең туган җирендә булу, тарихи тамырларына якынаю максаты белән кунагыбыз 22 июльдә Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рафикъ хәзрәт Миннеәхмәтов, Үзәк мәчеткә намазга йөрүчеләр белән берлектә Сарабиккол авылына юл тотты. Алар җирле мәчеттә, авыл зиратында булдылар. Авылның тарихы борынгы булуын кабер ташларындагы язулардан да күрергә була. Мәчеттә дә тарих, Төркиягә күчеп киткән мөселманнар турында җанлы сөйләшү барды. Бу якларда Мөхәммәд хәзрәтнең ерак туганнары да бар булып чыкты. Әлмәткә кайтканда ул борынгы бабалары яшәгән изге җирләрне күрүдән күңелен дулкынландыргыч хис-тойгылар биләп алуын яшермәде. Гомумән, ул Татарстанны да, Әлмәтне дә, бабаларының кендек каны тамган авылын да бик ошаткан. Биредәге тәртипкә, мәчеттә инде меңнәрчә еллар буйсынып килгән Әбү Хәнифә мәзхәбеннән тайпылмауларына бик шатланган. Туган ягы тарихын, Осман хәлифәте тарихын бик яхшы белүче буларак, ул аның таркалу сәбәпләрен ишетеп кенә белми. Шуңа да ул бүгенгәчә яшәп килгән тәртипне киләсе буыннарга да тапшырырга кирәклеген билгеләп үтте. Без үзебездән соң таркаулык, тәртипсезлек калдырырга тиеш түгел. Аллаһының рәхмәте белән, тарихи мирасыбызны саклап калу, Әбү Хәнифә мәзхәбе таләпләреннән тайпылмау өчен бар да эшләнә. Имам-мөхтәсиб, Хәнәфи мәзхәбен бөтен нечкәлекләрендә белүче Рафикъ хәзрәт Миннеәхмәтов җитәкчелегендәге Әлмәт районы мөхтәсибәте барлык мәчетләрдә дә тәртип саклансын, мөселманнар арасында тынычлык, халыклар арасында татулык булсын өчен барысын да эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250