Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исән улын күмәргә акча сораган

38 яшьлек хатын социаль челтәрдә якын иптәшеннән 2 мең сум акча сорап язган хәбәр ала.

Билгеле булганча, аның улын котырган эт тешләгән һәм ашыгыч рәвештә дәвалану өчен акча кирәк икән. Ышанучан хатын иптәшенә ярдәм кулы суза һәм очрашып, акчаны тапшыра. Икенче көнне үк дусты кабат ярдәм сорап яза. Аның сүзләре нигезендә кечкенә сабый яралары күп булу сәбәпле дөнья белән хушлашкан һәм аны җирләргә 10 мең сум акча кирәк. Иптәше өчен өзгәләнгән хатын кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Соңрак аңа иптәшенең шарлатан булып чыгуы билгеле булган. Алдакчы хатын полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса