Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ислам нигезләрен өйрәтү башлана

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәһәребездә 1998 елда ачыла. Аны тәмамлаган шәкертләр күбесе дини өлкәдә эшлиләр: мөхтәсибләр, имамнар, укытучылар булалар, ә кайберләре чит илдә белем алып зур галимнәр булып кайталар.

Мәдрәсәнең ирләр бүлеге Әлмәт шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете бинасында урнашкан. Мәдрәсәдә уку дәвере - 3 ел. Укыту программасында Коръән теле булган гарәп теленә зур игътибар бирелә, шуңа күрә дәресләр 2 нче курстан башлап гарәп телендә алып барыла. Әлеге уку йортында 9 нчы сыйныфтан соң килгән мәктәп укучыларына тулы гомуми белем алу мөмкинлеге бар.
Әлмәт ислам мәдрәсәсе быел шәһәребездә зур эшчәнлек алып барды. Беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан вакыты чикләнмәгән лицензия алды. 100 гә якын шәкерт көндезге бүлектә укыды, шулай ук кичке һәм читтән торып уку бүлекләре уңышлы гына эшләп килә. Икенче ел рәттән кызлар мәдрәсәсе каршында мәктәп яшендәге балаларга "Тәхфиз" исемле Коръән ятлау мәктәбе эшли, быел шундый ук мәктәп "Мәдинә" мәчетендә малайлар өчен дә ачылды. Шулай ук агымдагы елда әлмәтлеләр өчен гарәп телен тирәнтен өйрәнү курслары ачылды. Әлеге курсларда мәдрәсә укытучылары атнага ике мәртәбә икешәр сәгать белем бирәләр. Ел саен җәйге каникуллар вакытында Әлмәт районы мәчетләрендә балалар өчен Ислам нигезләрен өйрәнү буенча җәйләүләр уза. Биредә балалар күңелле итеп ял да итәләр, Ислам дине буенча файдалы белем дә алалар. Җәйләүләрдә мөгаллимнәр һәм әйдәманнар ролен Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең шәкертләре башкара, алар биредә уку практикасын үтәләр.
Быел малайлар өчен шундый җәйләүләр Әлмәтнең биш мәчетендә эшләячәк:
- 1 июньнән 30 июньгә кадәр - Урсала микрорайонының "Нурсала" мәчетендә;
- 4 июньнән 14 июньгә кадәр - Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә;
- 4 июньнән 17 июньгә кадәр - 1 нче мәхәллә мәчетендә;
- 20 июньнән 6 июльгә кадәр - Техснаб бистәсе мәчетендә;
- 2 июльдән 11 июльгә кадәр - Түбән Мактама бистәсенең "Марс мәчете"ндә.

Кыз балалар өчен Ислам нигезләрен өйрәнү җәйләүләре Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлегендә үткәреләчәк. Быел мәдрәсә җитәкчелеге дүрт смена оештырырга планлаштыра:
- 1 июньнән 15 июньгә кадәр - 7-15 яшьтәгеләргә башлангыч белем бирү җәйләве;
- 18 июньнән 15 июльгә кадәр - 10-15 яшьтәге кызлар өчен "Тәхфиз" Коръән ятлау җәйләве;
- 6 августтан 19 августка кадәр - 15-25 яшьтәге кызлар өчен Коръән ятлау җәйләве;
- 20 августтан 25 августка кадәр - Әлмәт ислам мәдрәсәсенә укырга керергә теләүчеләр өчен махсус курслар.
Кыз балалар өчен Ислам нигезләрен өйрәнү җәйләве шулай ук Түбән Мактаманың "Марс мәчете"ндә 16 июньнән 25 июньгә кадәр үткәреләчәк.

Балаларын Ислам нигезләрен өйрәнү җәйләүләренә бирергә теләүчеләр саны елдан-ел ишәя, шуңа күрә шундый күркәм чаралар оештыручы мәчетләр арта бара.
Мәдрәсәгә керергә теләүчеләр саны һәр елны күп була, быел да аларны (мәктәпнең 9-11 нче сыйныфларын, ССУЗ яки ВУЗ тәмамлаучыларны) 20 августтан 25 августка кадәр 5 көнлек кабул итү курсларына көтеп калабыз.
Безнең адрес һәм телефоннар:
ирләр бүлеге: Әлмәт шәһәре, Ш. Мәрҗани урамы, 82 "А". Тел.: 8(8553) 45-69-45, 37-13-20, факс: 8(8553) 37-13-20, 8-965-625-07-65
кызлар бүлеге: Әлмәт шәһәре, Волгоградская урамы, 24. Тел./факс: 8(8553) 43-74-88, 8-965-625-07-65.

Э.ХӘСӘНШИНА, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250