Ишегаллары – гөлбакча
Театр - элгечтән, ә йорт - ишегалдыннан башлана. Кунакларның, узгынчыларның йортта яшәүчеләр турындагы фикере бинаның "йөзе"нә һәм ишегалдының чисталыгына карап формалаша.
Юкка гына "киемгә карап каршылыйлар" димиләрдер. Бу көннәрдә махсус комиссия шәһәр ишегалларын урап чыкты. Максатлары - иң яхшы ишегалды себерүчене, чәчәккә күмелгән ишегалдын, иң матур подъездны һәм шау чәчәктә "утыручы" балконны ачыклау.
Әлеге бәйге калада яңалык түгел. Тәүге тапкыр аны 2001 елда хакимияттәге экология һәм әйләнә-тирә мохитны саклау бүлеге оештыра. Һәм җиңүче ишегалды себерүчеләрен Яльчикка юллама белән бүләкли. Ул вакыттан, кем әйтмешли, күпме сулар аккан. Хәзер бәйге дүрт номинация буенча уздырыла. Һәм җиңүчене билгеләгәндә нигездә әйләнә-тирә мохитны матурлауда йортта яшәүчеләрнең активлыгы исәпкә алына. Бу хакта комиссия әгъзасы Светлана Харисова да искәртте.
- Шәһәр ишегаллары елдан-ел матурлана. Һәм бу яктан күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең дә кызыксынуы арта. Иң яхшыларны ачыклаганда нәкъ менә йортта яшәүчеләрнең активлыгы күз уңында булачак, - дип искәртте торак-коммуналь хуҗалык тармагы предприятиеләренең берләштерелгән профсоюз оешмасы рәисе. - Шулай ук ишегалларын "бизәгәндә" уйлап табу мөмкинлекләре дә исәпкә алыначак. Кешеләрдәге фантазия йорт янындагы кечкенә бер почмакны да оҗмах бакчасына әйләндерергә сәләтле.
Ишегалларын тәртиптә тоткан ишегалды себерүче Минзилә Фәрхетдинованы 8 Март урамы, 23, 25 нче йортта яшәүчеләр шундый сыйфатлар белән бәяли. Ул бәйгедә "Иң яхшы ишегалды себерүче" номинациясендә катнаша.
- Минзиләбездән бик канәгать. Пенсиягә кадәр генә эшлим дә китәм ди әле менә. Нишләрбез?! - дип сүз башлады бер төркем кешенең чәчәк түтәлләре белән кызыксынуын күреп чыккан Анна Ионова. - Бик тырыш, җаваплы хезмәткәр ул. Ишегалды һәрвакыт чиста. Җитмәсә, җир казып, ике урында чәчәк түтәле ясады. Чәчәк үсентеләре, орлыклар белән без дә ярдәм иттек. Су сибәргә дә булышабыз.
Анна түтинең ЖЭУ-7 мастерына гына үпкәсе бар. "Җәй ничә ел рәттән коры килә. Чәчәкләргә су сибәргә подвалдан шланг сузарга иде, дигән үтенечкә баш кагып китте ул, ләкин үтәмәде", - ди әңгәмәдәш.
Тимирязев урамы, 15 нче йортка хезмәт күрсәтүче "Жилбытсервис" дүрт номинация буенча да көч сынап карарга уйлаган. Алар "Иң яхшы ишегалды себерүче" исеме өчен көрәшәчәк Ильмира Борһанова гөлбакча ясаган ишегалдын һәм пөхтә подъездларны тәкъдим итте. Шулай ук бу йорттагы 25 нче фатир хуҗалары "Чәчәккә күмелгән балкон" номинациясендә катнаша. Балкон дигәннән, комиссия белән йөргәндә журналистлар Герцен урамы, 80 в йортындагы Харис абый Латыйповның фатирына да сугылды. Хуҗаларга быел ике номинация буенча иң яхшы титулын дәгъваларга тәкъдим иткәннәр.
- Түбәнкамалы Руфа Целикова белән 3 ел элек кавыштык. Шул көннән алып мин дә, йортыбыз да, ишегалдыбыз да тик яхшы якка гына үзгәрде, - дип хәләл җефетенең тырышлыгын санап китте коляскада утыручы Харис абый. - Белеме буенча рәссам ул. Шуңа матурлык ярата. Элек картиналар яза иде, соңрак ефәк белән чигүгә күчте. Күзләр бетә дип аны ташлады да менә чәчәкләр үстерергә тотынды. Иртәсе шулардан башлана аның. Әле тәрәз каршындагы түтәлләрне койма белән әйләндереп алу уе белән йөри. Идарәче компания (ЖЭУ-7) ярдәм вәгъдә итте.
Комиссия бәйгедә катнашырга "теләк белдергән" ишегалларын җәй көне генә түгел, кара көздә дә, карлы кышта да йөреп чыгачак. Ел фасылына тәңгәл матурлык, чисталык сакланамы? Шул сорауларга ачыклык кертеп, март аенда торак-коммуналь хуҗалык тармагы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә җиңүчеләрне игълан итәчәк.
Промышленная урамы, 2 нче йортның 2 нче подъезды шул икенче әйләнештә бәяләнер, мөгаен. Йортта төзекләндерү бару сәбәпле, матурлыкны күреп булмады. "Төзүчеләр китү белән тәрәзәләрдә челтәрләр, гөлләр пәйда булачак", - дип планнары белән уртаклашты подъезддагы җаваплы вәкил Гүзәл Нәбиуллина.
- Өйдәге кебек булачак, - дип вәгъдә бирде ул. - Йорт тирәсендә чәчәк клумбаларын да яңартырга ният бар. Бу - безнең уртак тырышлык булыр.
Ләйләгөл Минаева
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа