Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишегалды бәйрәмнәре гөрләп узды

Татарстан Республикасы көненә багышлап шәһәребезнең ТОСМСларында "Чәчәк ат, Татарстаным" темасына астында ишегалды бәйрәмнәре узды. 7 а ТОСМСына караган 8 Март урамындагы 4 нче йорт ишегалды да бу көнне гөрләп торды.

Бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, 7 а ТОСМСының баш предприятиесе булган "АПТС" ААҖ директоры Василий Юрченко һәм башкалар да катнашты. Шунысын да искәртеп узасы килә, Мәҗит Салихов 2 нче Интернациональ округының депутаты да. Сайлау кампаниясе вакытында аңа сайлаучылар ишегалларын төзекләндерүдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән. Бүген 8 Март урамындагы 4, 4а, 6 йортлары ишегаллары танымаслык булып үзгәргән. Мәҗит Хаҗипович ишегалды бәйрәмендә чыгыш ясап, "Татнефть" ААҖ һәм аның генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка ярдәмнәре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Агымдагы елда компания 8 Март урамындагы 2 нче торак йортның фасадын җылытуга, юл һәм тротуарларны киңәйтүгә, аларга асфальт җәюгә 8 миллион сум акча бүлеп биргән. Район башлыгы 7 а ТОСМСының баш предприятиесенең дә тырышлыгын билгеләп үтте. Микрорайонда 7 ел эшләү дәверендә төзекләндерү эшләренә 10 миллион сумнан артыграк акча тотылган. Җирле үзидарәдә ветераннар, ятимнәр, ялгыз калган пенсионерлар, хокук бозуларны профилактикалау, чисталык урнаштыру буенча да нәтиҗәле эш алып барыла. Әлеге чараларда нәшат катнашкан "Светсервис" МУП, "Әлмәтгаз" ЭПУ, "Әлмәт троллейбус идарәсе" МУП, шәхси эшмәкәрләр адресына да рәхмәт сүзләре ирештерелде.

"АПТС" ҖЧҖ директоры Василий Юрченко 7 а ТОСМСы карамагындагы территорияләрнең елдан-ел төзекләнә баруын, кече архитектура формаларының, спорт мәйданчыкларының ремонтлануын, авария хәлендәге агачларның киселүен билгеләп үтте. 4 а ТОСМСы "Иң үрнәк ТОСМС территориясе", "ТОСМСлар арасында иң яхшы Яңа ел шәһәрчеге" бәйгеләрендә дә призлы урыннар ала. "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, әлеге округ депутаты Мәҗит Салихов тырышлыгы белән быел менә шушындый гүзәл ишегалды барлыкка килде", - диде ТОСМСның баш предприятиесе җитәкчесе. Соңгы елларда микрорайонны яшелләндерүдә йортларда яшәүчеләр дә актив катнаша башлаган. Ишегалларын бизәп утыручы аллы-гөлле чәчәкләр - аларның тырышлыгы, үзләрен шушы микрорайонның хуҗалары итеп тоя башлавы нәтиҗәсе. Ишегалды бәйрәмендә нәшатлыларга ТОСМСның Рәхмәт хатлары һәм берәр мең сум акча тапшырылды.

Бәйрәмгә сибәләп торган яңгыр да комачаулый алмады - балалар рәхәтләнеп спорт ярышларында, төрле уеннарда катнашты, һәркем күңел ачты.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250