Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә язалар: "Ишегалдыбыз - гөлбакча!"

Яңгыр яугач, бүген бакчага бара алмадым. Үзебезнең Ленин урамындагы 46 нчы йорт ишегалдында мәш килүче ханымнар да бүген ял итә.

Алар үз куллары белән биредә чәчәкләр, куаклар утырттылар. Күзгә күренеп ишегалдыбыз гөлбакчага әйләнә. Газоннарыбыз алтау безнең. Көн коры булганда пенсионер ханымнар өйләреннән су тутырылган чиләкләр алып чыгып, һәрбер куакка, һәрбер чәчәккә сибәләр. Алар, һичшиксез, хөрмәткә лаек. Гаиләләрендә үз мәшәкатьләре булуга карамастан, ишегалдында матурлык ясарга да вакыт табалар.

Гөлнара, ике Наташа, Ирина, Люда. Исемнәре дә үзләре кебек матур. Бу сөйкемле ханымнарны ишегалдын төзекләндерергә нәрсә этәргән соң? Минемчә, шәһәрне гөлбакча итү теләгедер. Менә шуларның тырышлыгы белән тирә-як матурланды.

  Фиалка Мәҗитовнаны мин шәһәрнең чын патриоты дип саныйм. Менә өч ел буена җәяүлеләр таптап бетергән участокны ул берүзе казып, хуш исләр таратып утыручы почмакка әйләндерде. Биредә безгә таныш булган ромашка, миләүшә, хризантема, ирис, флокс, бояр гөле, казаяк кебек чәчәкләр, кыргый суган үсә. Узып баручылар туктап, сокланып карап торалар, йөзләрендә – елмаю. Ә бу канәгатьлек билгесе. Газон иртә яздан көзгә кадәр шау чәчәктә утыра. Иң беренчеләрдән булып лаләләр һәм нәркисләр сөендерсә, аннары ирислар һәм ромашкалар чәчәк ата, алга таба чалма чәчәкләр, хризантемалар, күкчәчәкләр, тырнак гөлләре, физалис – барлыгы 26 төрдә алар. Иң соңгылары – кашкарыйлар. Искиткеч!

Ә менә җыйнак койма урынына капкадан казыкка кадәр сузылган тасма матурлык белән һич тә тәңгәл килми. Пенсионерларның теләге зурдан – алар үзләре тудырган матурлыкның саклануын телиләр.

Атнага ике тапкыр мин шарлавыклы буаларны әйләнеп кайтам. Маршрут 16 нчы, 18 нче һәм Җәлил урамындагы 20 нче йортларның ишегалларындагы чәчәк түтәлләре аша уза. Аннары 12 нче мәктәп һәм Белоглазов урамындагы 133 нче йорт ишегалды аша үтәм. Биредә ел саен тирә-якны үзенчә җанландырырга тырышучы Алла исемле ханымны күрәм. Ул үзенең үсентеләрен төрле үлчәмдәге таяклардан, такта кисәкләреннән, агач төпләреннән, тимерчыбыклардан, ташлардан, ягъни кул астында булган әйберләрдән  торган «койма» - баррикада ярдәмендә саклый. Калабызга һич тә килешә торган әйбер түгел инде ул баррикада.

Юл аркылы гына – 133а номерлы йорт ишегалдында исә бөтенләй башкача. Заманында урнаштырылган койма барлык үсентеләрне ышанычлы рәвештә саклап тора.

Өйгә кайтканда юлым Белоглазов урамындагы 139 нчы йорт ишегалды аша уза. Сигез ел элек монда яшәүче Роза «биредә бакча булачак», дип үзенә сүз бирә. Һәм бакча үсеп чыга да. Моңа Роза гына түгел, башкалар да сөенә.

Бик зур рәхмәт сезгә, пенсионер ханымнар. Сәламәтлек ташламасын үзегезне. Мин сезнең белән горурланам!

Гөлсинә НУРЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса