Иртәнге юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр исемлеге билгеле
Казаннан Питерга баручы автобусның йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше үлде.
Аларның берсе - Татарстан Карате федерациясе рәисе Искәндәр Шагин. Икенчесе - А.Г. Платонов (1965 елгы). Өченчесе - 2003 елгы Э.Р. Фәттахова.
Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр исемлеге дә зур - 17 кеше. Хәзерге вакытта өчесе комага киткән, өч кешегә операция ясала. Кайсыларын Татарстанга алып кайтырга планлаштыралар. Зыян күрүчеләрнең туганнарына психологик һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен Россия МЧСының «кайнар линия» телефоны эшли: 8-800-775-17-17.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа