Реклама
Шәһәрдә балалар өчен хирурглар булмавы ата-аналарны күтән борчуга сала иде инде.
Әлегә кадәр ашыгыч операцияләр туры килгәндә яки аларның кирәклегенә басым ясалганда сабыйларны Лениногорск хастаханәсенә юллыйлар иде. Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Кичә ул бездә эшлиячәк табиблар белән очрашты.
Марат Насыйбуллин һәм Павел Климашов балаларны Әлмәт шәһәре һәм "Татнефть" ААҖ медика-санитария частендә кабул итәчәкләр.
Район башлыгы егетләргә эшләрендә уңышлар теләде һәм кулларына тулысы белән җиһазландырылган фатирлардан ачкычлар тапшырды.
Бүген Әлмәт районында 42600 бала яши, шуларның 7200 авылларда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+