Иртәгә яшенле, көчле яңгыр, җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 8 сентябрьдә, һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.
Синоптиклар фаразлавынча, төнлә һәм иртән республикада урыны белән яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Көндез - көчле яңгыр, урыны белән боз явачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа