Иртәгә Әлмәттә ау сезоны башлана
Республиканың хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе хәбәр итүченчә, иртәгә, шимбә көнне кичке сәгать 5 тән киек кошларга ау сезоны ачыла. Әмма барлык кошларга да түгел.
Аучылык итү дупель, бекас, гаршнеп, турухтан, чибис, тулес, хрустан, улита, мородунок, камнешарка, коростель, погоныш, каз, үрдәк, лысуха, тулес һәм суда йөзүче, кыр-далада йөрүче кайбер кошларга гына рөхсәт ителә. Кызыл китапка кертелгәннәрне, шулай ук бу сезонда глухарь, тетерев, рябчик һәм соры куропатканы аулау тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа