Иртәгә һава торышы: Татарстан синоптиклары томан, буран һәм бозлавык турында кисәтә
3 ноябрьдә республикада 15-17 м/с тизлектә көньяк-көнчыгыштан җил көтелә.
Татарстан Гидрометүзәге иртәгә һава торышы фаразлауларын белдерә: төнлә һәм иртән республика территориясендә томан төшәчәк.
3 ноябрьдә кич, 4 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, шул вакытта күз күреме 1000 м һәм аннан да азрак булырга мөмкин, 15-17 м/с тизлектә көньяк-көнчыгыштан җил һәм юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа