Иртә таңнан эшкә баручыларның сәламәтлекләре начарая
Оешмаларга эш көнен соңарып башларга киңәш итә икән белгечләр.
Техас университеты белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Баксаң, иртән торып эшкә баручылар үзләрен көне буе начар хис итә, психикалары какшый икән.
Чөнки кеше организмы иртән әле уянып бетми, шуңа да эшкә торып бару стресска тиңләшә.
Үз хезмәткәрләрен сәламәт итеп күрәсе килгән оешма җитәкчеләренә эш көнен соңракка күчерергә тәкъдим иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа