Җәмгыять

Җирле чиновник комсызлыгы белән Лениногорскида Мәскәү циркы артистларына һәм хайваннарга үлем яный

Лениногорскида "Колос" шапито циркының 35 төр хайваны һәм 20 артист шәһәр башкарма комитеты рәисенең комсызлыгы аркасында зыян күрә.

Ике атна дәвамында чиновник цирк директорыннан 40 000 сум ришвәт таләп иткән. Уңай җавап ишетмәгәч, ул циркны электр энергиясеннән өздерткән, шулай итеп аларны 30 градус салкында калдырган.
Цирк директоры Василий Колос сүзләренчә, цирк 2 гыйнвардан гастрольләр башларга тиеш була. Татарстанга алар бер чиновник чакыруы буенча килгән.
- Безнең администратор аның белән очрашты, документларны биреп, килешү төзеде. Без җир өчен аренда түләмәскә дә сүз куештык, моның өчен аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларны һәм чиновникларның балаларын бушлай циркка кертергә сөйләштек. Коммерция мәсьәләсе бөтенләй кузгатылмады. Рекламага акчалар түләдек, шатерны куйдык, әмма башкарма комитеттан бер вәкил килеп, шартларның үзгәрүен әйтте һәм ачыктан-ачык 40 000 сум ришвәт сорады. Кассада билетлар сатылуын карады һәм акча бирмәгән очракта кире җибәрү белән янады. Бу сумма кышын цирк өчен күп, безнең хәзер керем юк бит. 31 декабрь көнне, 30 градус салкуында безне утсыз калдырды. Артистлар, хайваннар үлем белән көрәште. Тимер вагоннарда электр энергиясе булмаса, урамдагыга караганда да салкын була.
Страна.ЛАЙФ

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Җирле чиновник комсызлыгы белән Лениногорскида Мәскәү циркы артистларына һәм хайваннарга үлем яный
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять