Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирең белән низагны ничек туктатырга?

Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый дисәләр дә, үзара мөнәсәбәтләрне суытмыйча, танышкандагы кебек саклап кала белү зур көч һәм сабырлык таләп итә. Гадәттә, үзара мөнәсәбәтләрне җайлау, гаиләдәге тынычлык күбесенчә хатын-кыздан тора. Шунлыктан түбәндәге кагыйдәләрне белеп тору беркемгә дә комачау итмәс.

1. Низаг туачагын сизү белән, теманы үзгәртергә, ирегезне тынычландырырга тырышыгыз.

2. Низаг китереп чыгаруга сәбәпче булган сораулар буенча сөйләшүне икенче юлга калдырмагыз. Чөнки икенче юлы да шул тема тирәсендә низаг чыкмас дип әйтеп булмый. Бу очракта мәсьәләне ахыргача хәл итеп, икегез өчен дә бик үк күңелле булмаган темага кайтмаска тырышыгыз.

3. Кайбер хатын-кызлар низаглардан күз яшьләре ярдәмендә «котыла». Гел кабатланган очракта, бу – ирегезне туйдырачак һәм тагын да ныграк ачуын китерә башларга мөмкин.

4. Соңгы вакытта ирегез белән еш ачуланыша башлагансыз һәм моны ничек туктатырга белмисез икән, бу хакта теләсә кемнән киңәш сорап йөргәнче, үзе белән җитди итеп сөйләшеп карагыз. Низаглардан туйганлыгыгыз хакында әйтеп, аннан ярдәм сорагыз. Әгәр ул чынлап та сезне ярата һәм эгоист түгел икән, ул сезне һичшиксез ишетәчәк һәм гаиләдәге аңлашылмаучанлыкларны тыныч кына хәл итү юлларын табачак.

http://shahrikazan.com

фото:https://go.mail.ru/search_images?fr=chvbm7.1.30&gp=812210&q=%D0%BC%D1%83%D0%B6%20%D1%81%20%D0%B6%D0%B5%D0%BD%D0%BE%D0%B9%20%

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса