Җир законнарын бозган өчен штрафлар арта
Дәүләт җир күзәтчелеге - ул җирләрнең ничек файдаланылуына һәм сакла-нуына күзәтчелек итү дигән сүз.
Россия Федерациясе законнары граждан-нарның башкалар белән бер исәптән җиргә дә хокукларын яклауны гарантия-ли. Бу хокуклар нәкъ менә гражданлык хокуклары булып санала да. Ә җир-ләрнең сакланышы һәм файдаланылуы буенча дәүләт инспекторлары - без-нең Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хезмәткәрләре шушы гражданлык хокуклары сагында тора.
2015 елның 20 мартыннан җир законнарын бозган өчен административ җаваплылык катгыйлана төште. Хәзер штрафлар җир кишәрлекләренең ка-дастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Административ штрафларны җир участогының кадастр бәясенә карата процентларда билгеләү менә нәрсә белән аңлатыла: җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге аерым хокук бозулар өчен штраф билгеләгәндә хилафлык кылынган тәгаен җир участогының индивидуаль характеристикаларын исәпкә алу уңайлы. Җәза чарасы чагыш-тырмача, ягъни хилафлык китерелгән мәйданга һәм аның урнашу урынына карап билгеләнә. Мәйдан зуррак икән, штраф күләме дә зуррак.
Әйтик, җир участогын үз белдеклегең белән биләп алган өчен физик затлар-га минималь штраф күләме элек 500 сум иде, ә агымдагы елның 20 мартыннан ул 5000 сум, вазифаи затларга - 20 мең сум (элек 1000 иде), юри-дик затларга 100 000 сум (элек 10000 сум иде) тәшкил итә.
Җир участокларын максатчан билгеләнеше буенча файдаланмаган өчен Федераль законда түбәндәге җаваплылык каралган: гражданнар өчен минималь штраф күләме - 10 мең сум, вазифаи затлар өчен - 20 мең сумнан да ким түгел, юридик затлар өчен - 100 мең сумнан да ким түгел.
Моннан тыш, закон нингезендә җир участогыннан файдаланмаган өчен административ җаваплылык та көчәйде: гражданнарга минималь штраф 20 мең сум, вазифаи затларга ул - 50 мең сумнан да ким түгел, юридик затлар өчен - 400 мең сумнан да ким түгел.
Җир законнарын бозуларны бетерү турындагы күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен дә закон чыгаручылар җавапка тартырга карар иткән. Монда җаваплылык түбәндәгечә: гражданнар өчен 10 меңнән алып 20 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр штраф яки 3 елга кадәр дисквалификация, юридик затларга 100 меңнән алып 200 мең сумга кадәр штраф.
Җир законнарын бозган өчен штраф күләме уртача 10 тапкырга артты. Моннан тыш, яңа Федераль закон дәүләт җир күзәтчелеге күрсәтмәләрен үтәмәү белән бәйле административ хокук бозуны кабат кылган өчен административ җаваплылык та кертте. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: гражданнарга штраф күләме - 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 70 меңнән алып 100 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 меңнән алып 300 мең сумга кадәр.
Әлеге мәгълүматларны хәбәр итеп, аерым кешеләрне, җаваплы урындагыларны һәм юридик затларны җир законнары өлкәсендә һәртөрле закон бозулардан һәм хилафлыклардан кисәтәсе килә.
Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia