Ир-ат сәбәпсез кешене кыйнаган
Бу көннәрдә кичке 19 сәгатьтә урта яшьләрдәге ир-ат кәеф-сафа корып утырырга дип иптәшенә юнәлгән.
Тик ишекне билгесез кеше ачкан һәм фатирны күптән сатып алуын әйткән. Моны ишеткәч, ир-ат ярсып чыккан һәм фатирга кереп, билгесез сәбәпләр буенча хуҗаны кыйный башлаган. Нәтиҗәдә, зыян күрүче авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Берничә тапкыр хөкем ителгән хокук бозучы тоткарланган һәм аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Бу хәл Түбән Камада булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа