Реклама
Роспотребнадзор шундый карарга килгән. Күптән түгел бер ханым күсе кисәкләре белән пешерелгән күмәчнең фотосын социаль челтәргә куйган иде.
Әлбәттә, аны җитештерүче турында да үз фикерен калдырган иде ул. Аның сүзенә каршы компания вәкилләре бу мәгълүматны кире кагарга ашыкты һәм моның чиле-пешле он булуын гына әйтте. Лабораториядә үзләре уздырган тикшерү барысына ачыклык кертте, бу - он. Әмма Роспотребнадзор моны үзе тикшерергә булган һәм әлегә икмәк пешерү комбинатын ябарга кирәк дигән карар килгән. Экспертиза нәтиҗәләре озакламый билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+