Инвалидларны һәм ветераннарны социаль яклауга өстәмә рәвештә 518 миллион сум акча бирелә
Россия хөкүмәте илнең 19 субъектына 1 миллиард 147,6 миллион сум өстәмә акча бүлеп биргән. Әлеге акчалар инвалидларны техник чаралар белән тәэмин итүгә, ветераннар арасыннан аерым категория кешеләргә протез, протез-ортопедик әйберләр алуга һәм аларны ремонтлатуга җибәреләчәк.
Татарстан бу максатларга 517 миллион 750,9 мең сум акча алачак, дип хәбәр итә "Вечерняя Казань".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа