Инвалид әлмәтле эш урыны өчен көрәшә
Әлмәтле Илсөяр Мөбарәкшина шәһәр автомобиль юллары идарәсендә ике ел эшләгән.
Хәзер 3 нче төркем инвалид булган ханымга үз теләге белән эштән китү турында гариза язарга кушканнар. Компания менеджменты аның сәламәтлек торышына сылтый икән. 47 яшьлек хезмәткәр йөрәк ритмын контрольдә тотучы кардиостимулятор белән йөри икән.
Эштән чыгару белән янаулар башлангач, Илсөяр ел башында прокуратурага мөрәңәгать иткән. Аны туалет бүлмәләрендә кассир булып эшләргә сәләтле дип тапканнар. Тик ГУАД җитәкчелеге инвалид ханымнан арынырга тели икән. Ханым әйтүенчә, аныө инвалидлыгы эштән чыгарырга сәбәп кенә. Эш урынында мондый үҗәт кешеләрдән арыну ягын карыйлар, ди ул.
Ханым шәһәр хакимиятеннән дә ярдәм тапмаган. Ул 15 апрельдән чираттагы ялга җибәрүләрен, алга таба эштән азат итүләрен сорап гариза язарга мәҗбүр булган.
25 апрельдә Мөбарәкшина судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән.
"Вечерняя Казань" сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа