Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 16 нчы урта мәктәбендә "INTEL мәктәпләре Татарстан Республикасында" пилот проектын гамәлгә ашыру темасына багышланган республика семинары узды

Анда проектта катнашучы Казан, Буа, Чаллы, Мамадыш һәм Әлмәт мәктәпләре эш нәтиҗәләре турында бәян итте.

Моннан 30-40 ел элек язылган фантастик әсәрләрне укып замана балалары гаҗәпләнә. Янәсе монда бернинди гайре табигый нәрсә юк: идән юа торган роботлар, видеофоннар һәм башка бик күп технологик казанышлар гадәти күренеш, ләбаса. Күпмедер вакыттан соң укучылар һәр мәктәптә, һәр сыйныфта, һәр фәннән берәр мөгәллим укытуына таң калып утырыр әле. Киләчәктә дөньядагы балаларга бер урыннан бер компьтер белән интернет аша бер кеше белем бирәчәк дисәләр дә ышанырсың. Әнә бит 16 нчы мәктәптә һәр укучы һәм һәр укытучы компьтерга ия дисәң дә була. INTEL программасының "1 укучы: 1 компьютер" моделе методикасын сынаучы укытучы балаларга биремне челтәр аша җибәрә, җавапларын да шулай кабул итә. Дөрес, INTEL вәкилләре әлегә "укытучы технологик казанышларны нәтиҗәле куллану юлларын белми торып аның әһәмияте юк" дигән фикердә.

INTEL компаниясенең бизнес үсеше буенча җаваплы вәкиле Юлия Гонтарь белдергәнчә, Татарстан мәгълүмат-коммуникация технологияләрен актив үзләштерүче төбәкләрдән санала. Шуңа күрә дә компания мәгариф программаларын сынауны биредән башлаган. Пилот проектына сайланган 5 мәктәпнең республика территориясе буенча "чәчелгән" булуының сәбәбе шул: проект уңышлы эшләп китсә, әлеге мәгариф учреждениеләре башкалар өчен тәҗрибә уртаклашу үзәге булачак, ягъни гыйлем эстәргә ерак йөрергә туры килмәячәк.

16 нчы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Нәҗмиева сүзләренчә, INTEL мәгариф программасының "1 укучы: 1 компьютер" моделе укыту процессын нәтиҗәлерәк итә. Атап әйткәндә, әлеге алым укучыларның фикерләү дәрәҗәсен күтәрә. Ә 21 нче гасыр укучылары өчен бу аеруча мөһим. "Пушкин чоры шагыйрьләре" темасына багышланган дәресне 8 А сыйныфы укучылары республика семинарында катнашучыларга да тәкъдир итте. Бу көнне кала кунаклары 16 нчы мәктәпнең INTEL мәгариф программалары белән ничек эшләвен 6 төркемгә бүленеп күзәтте: сынау процессына төгәл фәннәр дә, гуманитар юнәлештәгеләре дә, сыйныфтан тыш чаралар да җәлеп ителгән.

Ләйләгөл Минаева

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250