Тмин орлыгын хәтере бозылудан зарланучыларга да ашарга киңәш ителә. Ул баш миенә яхшырак эшләргә булыша. Моның өчен бер аш кашыгы киптерелгән бөтнек белән бер чәй кашыгы кара тмин орлыгы алып, өстенә бер стакан салкын су салып кайнатырга һәм термоска бушатырга кирәк. Термоста 60 минут торгач эчәргә ярый. Әлеге төнәтмәне кулланган көннәрдә чәй белән каһвә эчмәскә кирәк.
Көнбатыш Европада, тмин ашаган кешегә беркайчан да инсульт булмый, дигән гыйбарә яши. Анда инсульт кичергән кешеләргә көн дәвамында ике-дүрт тапкыр 10-15 тмин орлыгы ашарга кушалар. Аны төеп, су белән эчәргә кирәк.
Реклама
Тминнең тагын бер үзлеге: холестерин күләмен киметә, кан тамырларының кысылуын булдырмый.