Җәмгыять

Илтән клублы, Габдрахман полициясе өйле булачак (+ ФОТОЛАР)

Быел да Әлмәттә төзелешләр кайнаячак. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин аларның кайберләре буенча йөреп чыкты.

Ул капиталь ремонт исемлегенә кертелгән Урсалы, Кичүчат урта мәктәпләрендә, Рус Акташындагы һәм Яңа Кәшердәге коррекция мәктәпләрендә булып, әлеге уку йорты җитәкчеләрен тыңлады, нинди эшләр башкарырга кирәклеген барлады. Шунысын искәртеп үтәбез, быелгы исемлектә башка мәктәпләр дә бар. Агымдагы елда Габдрахман авылында участковый өчен терәк пункты белән бергә торак йорт төзеләчәк. Бүген Габдрахман һәм Тайсуган авылларындагы хокук тәртибен саклаучы Әлмәттән йөреп эшләргә мәҗбүр. Бинаны иске пекарня урынында төзү планлаштырылган. Бүген биредә иске бинаны сүтә башлаганнар инде.

Район башлыгы Илтән-Бута авылына да барды. Авыл халкы менә ничә ел инде клубсыз, җыелыр урынсыз интегә иде. Монда күп функцияле үзәк ясала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Илтән клублы, Габдрахман полициясе өйле булачак (+ ФОТОЛАР)
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять